Сәрия Сабурская белән Рафаиль Гыйльманов бергәләп гражданнарны кабул итте

2017 елның 1 августы, сишәмбе

Бүген 1 августта Яшел Үзән шәһәрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Татарстан Республикасы Эчке эшләр министры урынбасары Рафаиль Гыйльманов  гражданнарны кабул итте.

Аларга шәхси сораулар белән Яшел Үзәндә яшәүче 18 кеше, шулай ук Түбән Карамалы, Осиново, Васильево бистәләрендә, Успенка, Каратмән авылларында яшәүчеләр мөрәҗәгать итте. Кабул итүдә Яшел Үзән районы прокуроры вазифасын башкаручы Анатолий Трифонов катнашты. Сорауларның бер өлешен министр урынбасары, икенче өлешен район прокуратурасы җитәкчелеге эшкә алды. Бер мөрәҗәгать Вәкил контролендә булачак. Нигездә барлык мөрәҗәгать итүчеләргә  хокукый характердагы аңлатмалар бирелде.

 Яшел Үзән шәһәренә сәфәре барышында Сәрия Сабурская  Рафаиль Гыйльманов һәм Анатолий Трифонов белән бергә Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы бүлеге вакытлыча тоту изоляторында булды. Анда омбудсман изоляторда утырган кеше белән очрашып, аңа кызыксындырган – суд карарын кире карауга кагылышлы соравына аңлатма бирде.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил шулай ук Яшел Үзән муниципаль районында урнашкан “Рәхәт” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International