Вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчеләре белән семинар-киңәшмә

2017 елның 19 июле, чәршәмбе

19 июльдә Биектау тимер юл бистәсендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчеләре белән  гражданнарның сәламәтлекне саклауга һәм медицина ярдәменә хокукларын тормышка ашыруга багышланган семинар-киңәшмә булды.

Традицион рәвештә  Сәрия Сабурская җәмәгатьчелек ярдәмчеләрен  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратының беренче яртыеллыктагы эше, икенче яртыеллыкка планнары белән таныштырды.

2017 елның икенче кварталында 1133 мөрәҗәгать  керде, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 38 процентка күбрәк (2016 елның икенче кварталында 841 мөрәҗәгать керде),  шул исәптән 488 язмача мөрәҗәгать107 гражданга Вәкил шәхси кабул итүе вакытында телдән аңлатмалар бирде.

Беренче яртыеллыкта барлыгы 2074 мөрәҗәгать керде.

Вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчеләренә  меңнән артык мөрәҗәгать килде.

2017 елның  икенче кварталында гражданнарның язма мөрәҗәгатьләре буенча 20 күчмә тикшерү, 2 “кайнар элемтә”,  5 “Хокукый ярдәм көне” үткәрелде, аларда 291 кешегә консультация бирелде, “кайнар элемтә”дә белгечләр гражданнарның 210 соравына җавап бирде. Вәкил шулай ук солдатларны хезмәт итү  урыннарына озату һәм хәрби частьларда булуның әһәмиятен ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International