Бүген, 1 апрельдә, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты һәм “Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге” Автоном коммерциячел булмаган оешмасы белән авыр тормыш хәлендә калган хөкем ителүчеләргә социаль ярдәм күрсәтү буенча бергәләп эшләү турында килешүгә кул куелды.
Килешүне Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм “Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге” Автоном коммерциячел булмаган оешмасы җитәкчесе Азат Гайнетдинов имзалады.