Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Хәрби комиссары белән берлектә 2016 елның язгы чакырылыш кампаниясе чорында халыкны хокукый агарту чикләрендә уртак чараларны оештыру практикасын дәвам итәләр.
Бүген, 25 мартта Кама Тамагы муниципаль районына эш сәфәре вакытында Кама Тамагы бистәсендә “Хокукый белемнәр мәктәбе”нең беренче дәресе булды. Ул Югары ослан, Кайбыч, Буа, Тәтеш, Чүпрәле, Апас муниципаль районнарындагы хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм аларның ата-аналары катнашында “Хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокуклары” темасына узды.
Дәрестә шулай ук Россия Федерациясе Кораллы көчләре сафларында (Точк һәм Йошкар Ола шәһәрләре) лаеклы хезмәт узган Кама Тамагы районы егетләре чыгыш ясады. Алар булачак солдатларга армия хезмәтен намус белән узарга дигән теләк җиткерделәр.