Базарлы Матакта халык өчен “Хокукый ярдәм көне”

2016 елның 18 марты, җомга

   2016 елның 15 мартында Базарлы Матак авылында  гаилә, хезмәт, пенсия, мөлкәт, мирас, торакка кагылышлы  мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы  гражданнарын кабул итү-консультация үткәрелде. Анда 11 мөрәҗәгать керде.

  Бушлай юридик ярдәмне  Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Әлки районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе  Фәридә Яруллина “Россия пенсионерлары берлеге”нең Татарстандагы җирле бүлеге рәисе белән берлектә оештырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International