Гражданнарны бергәләп кабул итү

2016 елның 22 марты, сишәмбе

  Бүген, 22 мартта, Казанда  Татарстан Республикасы Эчке эшләр министры вазифасын башкаручы  полиция генерал-майоры Рафаиль Гыйльманов  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  Сәрия Сабурская белән берлектә омбудсманның кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул иттеләр.

  Шәхси сораулар белән Эчке эшләр министры вазифасын башкаручыга  һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә  Казан, Арча, Саба һәм Яшел Үзән муниципаль районнарыннан 23 кеше мөрәҗәгать итте.

  Берничә кеше  төзелеш һәм торак-коммуналь торак өлкәләрендәге  алдаулардан зарланды. Мөрәҗәгатьләрнең бер өлеше җинаять эшләрен тикшерүгә кагылышлы иде. Моннан тыш, татарстанлылар  шау-шу куптарган күршеләре һәм этләрне йөртү кагыйдәләрен бозган  эт хуҗалары белән көрәштә ярдәм сорадылар. 

 Кайбер шикаятьләр һәм мөрәҗәгатьләр әңгәмә барышында ук канәгатьләндерелде. Җентекләп өйрәнүне таләп иткән мөрәҗәгатьләрне Рафаиль Гыйльманов һәм Сәрия Сабурская  үзләренең шәхси контроленә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International