Сәрия Сабурская шәхси кабул итүе вакытында 9 гражданны кабул итте

2016 елның 15 марты, сишәмбе

 Бүген, 15 мартта, Татарстан омбудсманы  халыкны кабул итте. Төрле мәсьәләләр буенча Сәрия  Сабурскаяга 9 граждан мөрәҗәгать итте.

 Берничә кешегә Сәрия Сабурская Татарстан Республикасы Эчке эшләр министры урынбасары Р.Гыйльманов  белән бергәләп кабул ителүгә язылырга тәкъдим итте. Кабул итү киләсе сишәмбедә, 22 мартта булачак. Калганнарга  мөрәҗәгатьләрен алга таба карау буенча  конкрет тәкъдимнәр әйтелде. Өстәмә өйрәнүне таләп иткән сораулар контрольгә алынды.

 Татарстан омбудсманына мөрәҗәгать итүчеләрнең сораулары  торак мәсьәләләренә, хокукый ярдәм күрсәтү, җирле үзидарә органнарының тиешенчә эшләмәвенә, медицина ярдәме күрсәтү, торак-коммуналь хуҗалыгына кагылышлы иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International