Мирас мәсьәләләре

2016 елның 11 марты, җомга

  Бүген, 11 мартта, “Россия пенсионерлары берлеге”нең Татарстандагы бүлеге “өченче буын” университеты тыңлаучылары өчен  Татарстан Республикасы Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы “Хокукый белемнәр мәктәбе”нең дәресе булды. Әлеге дәресләрнең максатчан аудиториясе – хокукый белемнәр алу аерым әһәмияткә ия булган өлкән буын кешеләре. Дәрес мирас мәсьәләләренә багышланды, тыңлаучылар  нотариуска мирас теркәү, аңа ия булу  турындагы һәм башка сорауларын бирә алдылар. Мирас мәсьәләләре турында  Татарстан Республикасы  Казан нотариаль округы  нотариусы Лилия Садретдинова җентекләп сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International