Агымдагы елның 7 мартында Япония башкаласы Токиода Омбудсманнар Азия ассоциациясе директорлары советының 18 нче утырышы узды, анда Татарстан омбудсманы Сәрия Сабурская катнашты.
Чараны Япония омбудсманы Ютака Араи оештырды. Утырышта Азия илләре омбудсманнары алдында торган күп яклы бурычларны тикшерделәр.
Япониягә эш сәфәре барышында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил шулай ук халыкара омбудсманнар институтының Азия форумында һәм ассоциация омбудсманнары өчен өйрәнү семинарында катнашачак.
Исегезгә төшерәбез, Сәрия Сабурская омбудсманнар Азия ассоциациясендә Россия Федерациясенең бердәнбер вәкиле булып тора һәм узган елның ноябреннән ассоциация директорлары Советы составына керде.