Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская сайлау кампанияләре әзерләү һәм үткәрү барышында гражданнарның сайлау хокукларын яклау һәм тәэмин итү буенча Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр роленә багышланган семинар-киңәшмәдә катнашты. Чара 1-2 март көннәрендә Мәскәү шәһәрендә уза һәм Россия Федерациясе Федераль җыены, Россия Федерациясе Президенты хакимияте һәм Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләрен чакырып, Россия Федерациясе Кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан оештырылды.