Татарстан Республикасы Югары Суды һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил “түгәрәк өстәл” форматында хөкем ителгәннәрнең хокукларына кагылган иң кискен мәсьәләләрнең берсе – вакытыннан алда шартлы рәвештә азат итү һәм җәза үтәүгә комачаулаучы авыру белән бәйле азат итү процедураларын тормышка ашыру турында сөйләштеләр.
Тикшерелә торган тема буенча үз тәкъдимнәрен судка материаллар әзерләүне тәэмин итүче ведомство – Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Дәүфит Хәмәдишин, хөкем ителүчеләрнең хокукларын яклауда прокурорларның активрак булырга тиешлекләрен билгеләп үткән Татарстан Республикасы Прокуроры урынбасары Газинур Галимов җиткерделәр. Татарстан Республикасында ярлыкау мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Илдар Тарханов хөкем ителгәннәрне ярлыкау институтларын һәм вакытыннан алда шартлы рәвештә азат итүне куллануның уртак якларын, һәр хөкем ителүче шәхесенә индивидуаль якын килү кирәклеген билгеләп үтте. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе буенча комитет рәисе урынбасары Рафил Ногоманов вакытыннан алда шартлы рәвештә азат итүнең тәрбияви ролен ассызыклады. Татарстан Республикасы Иҗтимагый күзәтчелек комиссиясе рәисе Лариса Расческова суд утырышларындагы җәмәгатьчелек контроле практикасын уңай бәяләде.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, иректән мәхрүм итү урыннарында булган затларның хокукларын һәм ирекләрен яклау өлкәсендә республикада пенитенциар системасы учреждениеләре эшчәнлеге өчен контроль субъекты буларак, хөкем ителгәннәрнең тәртибен бәяләү буенча төзәтү учреждениеләре комиссиясе әгъзасы позициясеннән чыгып, республикада хөкем ителгәннәрне азат итү буенча булган проблемаларны җиткерде, коллегалары игътибарын хөкем ителгәннәр мөрәҗәгатьләре буенча аерым мисалларга, судларга җибәрелә торган материалларның объектив һәм тулы булырга тиешлегенә һәм “шаблон” характеристикалар әзерләү очракларына юл куймаска кирәклегенә юнәлтте.
Әлеге тәкъдимнәр хөкемдарлар тарафыннан да якланды.
Чара нәтиҗәләре буенча хөкем ителгәннәрнең юлламаларын карау суд практикасын һәм Россия Югары Суды Пленумы карарын исәпкә алып, хөкем ителгәннәрнең хокукларын яклауга юнәлтелгән рекомендацияләр кабул ителәчәк.