21 гыйнварда Татарстан омбудсманы студентларның университет телевидениесендә туры эфирда чыгыш ясады. Сөйләшүнең темасы – хезмәт бәхәсләрен чишү иде.
Сәрия Сабурская тыңлаучыларга хезмәткәрләр хокуклары, эш бирүченең вазифалары, хезмәт килешүе төзү тәртибе, минималь эш хакы, штат кыскару, шул шартларда дөрес гамәлләр һәм башкалар турында сөйләде. Сөйләшү темасы – көнүзәк, телевидение аудиториясе – студентлар өчен мәшгульлек һәм эшкә урнашу мәсьәләсе бик актуаль. Моннан тыш, бүгенге социаль-икътисадый үсеш шартларында хезмәт законнарын, хокукларыңны белү һәм аннан файдалану студентлар өчен дә, барлык гражданнар өчен дә мөһим.