«Хокукый белемнәр мәктәбе» дәресе

2016 елның 15 гыйнвары, җомга

Бүген, 15 гыйнварда,  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы “Хокукый белемнәр мәктәбе”нең “Россия пенсионерлары берлеге”нең Татарстандагы бүлеге “өченче буын” университеты тыңлаучылары өчен  быел беренче дәресе узды. Әлеге дәресләрнең максатчан аудиториясе – хокукый белемнәр алу аерым әһәмияткә ия булган өлкән буын кешеләре.

 Дәресләр салым законнарындагы үзгәрешләр мәсьәләләренә багышланган иде. Лекцияләр белән Россия  Федераль салым хезмәтенең Татарстандагы идарәсе бүлек җитәкчеләре Гүзәл Арикова һәм Эльмира Хәмидуллина чыгыш ясадылар. Дәресләрдә  өстәмә бәягә салымны кире кайтару, салым бәхәсләре  килеп чыгудан саклану мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Килеп туган сорауларны Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстандагы идарәсенең белешмә хезмәте телефоны +7(843) 235-13-67  номеры аша бирергә була.

 “Хокукый белемнәр мәктәбе”нең чираттагы дәресе  2016 елның 5 февралендә “Кулланучылар хокукларын яклау” темасына була. Үткәрү урыны: Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстандагы идарәсе бинасы ( Казан шәһәре, Некрасов урамы, 7 нче йорт, 4 кат).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International