Бүген, 24 декабрьдә, “Татарстан радиосы” студиясе кунагы Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская булды. Омбудсман туры эфирда Вәкил Аппаратының узып баручы елдагы эше турында сөйләде.
Эфир барышында тыңлаучылардан торак-коммуналь хуҗалыгы һәм чакырылыш мәсьәләләренә кагылышлы сораулар керде.
Туры эфир ахырында Сәрия Сабурская тыңлаучыларга Яңа елда саулык, бәхет һәм уңышлар теләде.