2016 елның 1 гыйнварыннан Дәүләт Думасы кабул иткән һәм Федерация советы хуплаган Россия Федерациясе Торак кодексына төзәтмәләр гамәлгә керә. Алар газ, электр, җылы һәм су өчен вакытында түләргә “оныткан” кешеләргә пеня күләмен арттыруны күздә тота. Энергия белән тәэмин итүче компанияләр, торак ширкәтләре һәм идарәче компанияләр түләмәүчеләрне активрак судка бирергә һәм бурычларны җыюга коллекторларны җәлеп итәргә ышандыра.
2016 елдан пеня, түләмәгән 31 нче көннән алына башлый, 91 нче көннән аның суммасы тагын арта.