18 нче төзәтү колониясендә “Хокукый ярдәм көне”

2015 елның 18 декабре, җомга

Бүген 2015 елның 18 декабрендә Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсенең  18 нче төзәтү колониясендә  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белән берлектә үткәргән “Хокукый ярдәм көне” узды.

   Әлеге чара халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү, шулай ук Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе төзәтү учреждениеләрендә  тотылучы затларны хокукый агарту максатыннан да оештырыла.

  Кабул итү барышында 37 хөкем ителүче үзләрен борчыган мәсьәләләр буенча консультацияләр алдылар. Сорауларның төп өлеше  вакытыннан алда шартлы рәвештә азат ителүгә, җинаять эшләренә, хөкем карарларына кагылышлы иде. Моннан тыш, инвалидлык алу, пенсияне дәүләтнеке булмаган пенсия фондыннан дәүләтнекенә күчерү, чит ил гражданнарына пенсия эшләү  мәсьәләләре белән мөрәҗәгать иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International