16 декабрьдә “ИТ-парк” конференц-залында Халыкара мигрант көне кысаларында, “Яңа гасыр” оешмасы Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы теләктәшлегендә “Халыкара мигрант көне: Татарстан Республикасында мигрантларны социаль яраклаштыру һәм интеграцияләү чараларын тормышка ашыру” дигән темага “түгәрәк өстәл” оештырды. “Түгәрәк өстәл”дә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җаваплы кешесе Кирилл Карпухин катнашты.
Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты, Россия Федераль миграция хезмәтенең Татарстандагы идарәсе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, профиль министрлыклар һәм ведомстволар һәм миграция өлкәсендә эшләүче коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләре катнашты.
“Түгәрәк өстәл”дә шулай ук Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы акчасына “Татарстан Республикасында хезмәт мигрантлары өчен кереш ориентация курсларын оештыру” проектын тормышка ашыру турында сөйләштеләр. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эксперт төркеме әгъзасы булып тора һәм хезмәт мигрантлары хокукларына һәм бурычларына багышланган бүлек эшли, Татарстан омбудсманы вәкиле бу хакта сөйләде.
Курслар укучыларны чит ил гражданнарының хокукый мөнәсәбәтләрен көйләүче төп законнар белән таныштыра, Россия Федерациясе территориясенә килүдән башлап патент алуга кадәр чит ил хезмәткәре статусы алу тәртибен аңлата. Күп игътибар миграция законнарын бозган өчен җаваплылыкны аңлатуга, хезмәт хокукларын яклауга, хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерүгә бирелде.
Ахырда “түгәрәк өстәл”дә катнашучылар ориентация курсларын кертүгә булышлык итәргә, шулай ук эш бирүчеләр һәм милли диаспора вәкилләре өчен үз мәйданчыкларында практик-ориентация семинарлары үткәрүдә ярдәм итәргә теләк белдерделәр.