2015 елның 6 ноябрендә Россия Эчке Эшләр министрлыгының Балтач муниципаль районы бүлегенең вакытлыча тоту изоляторы ачылды.
Чарада Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министры Артем Хохорин, Балтач муниципаль районы башкарма комитеты башлыгы Рамил Шакиров, Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча шәхси составы, шулай ук районның төзелеш оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Гомуми мәйданы 705,3 квадрат метр булган яңа изолятор Балтач районы полиция бүлеге бинасы янәшәсендә төзелгән. 2014 елның декабрендә төзелә башлаган объектны сафка бастыруга 37,5 миллион сумга якын акча тотылган.
Артем Хохорин, Сәрия Сабурская кизү часте бинасын, музей, полиция хезмәткәрләренең эш кабинетларын карадылар.