Вәкилнең Түбән Камадагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе 2015 елның көзге чакырылыш кампаниясендә катнаша.
2015 елның 1 октябреннән хәрби хезмәткә чакырылыш башланды. Түбән Кама районы өчен билгеләнгән план 280 ләп кешене тәшкил итә һәм аларны унбер төркем итеп җибәрү каралган. Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Түбән Камадагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе Тамара Трошина үз районындагы чакырылыш комиссиясе составында беренче ел гына түгел.
2015 елгы көзге чакырылыш кампаниясе чорында халыкны хокукый агарту ягыннан Вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчесе 14 октябрьдә дә “кайнар элемтә” үткәрде, хәрби комиссариат вәкиле белән Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Түбән камадагы җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.
Атна саен Вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчесе Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының Түбән Кама шәһәре һәм районы буенча бүлегенең чакырылыш комиссиясе утырышында катнаша.