Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил республиканың Хәрби комиссары белән берлектә Биектауда “Хәрби хезмәткә чакырылучылар хокуклары” дигән темага дәрес үткәрделәр.
Чарада Биектау, Лаеш, Балык Бистәсе, Әтнә муниципаль районнарыннан 150 кеше һәм аларның әти-әниләре катнашты. Армиягә баручылар алдында Ватан алдындагы изге бурычларын үтәп кайткан ике хәрби чыгыш ясады.
Егетләргә Россия Федерациясе Кораллы Көчләре турында патриотик фильм күрсәтелде. Татарстан Республикасы Хәрби комиссары Сергей Погодин җыелганнарны Россия Федерациясе Кораллы Көчләре структурасы белән, яңа үзгәрешләр һәм реформалар, хәрби техника белән таныштырды, Татарстан Республикасында хәрби чакырылышны әзерләү һәм оештыру турында сөйләде.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская үз чиратында хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокукларын яклау, аерым алганда чакырылыш буенча хезмәт итүче хәрби хезмәткәрләрнең шикаятьләрен тикшерү эше турында сөйләде. Сәрия Сабурская хәрби хезмәткә барудан качып йөргән өчен җинаять җаваплылыгы һәм административ җаваплылык каралуы турында искә төшерде. Хәрби хезмәткә чакырылучыларга 27 яшькә кадәр качып йөрергә кирәкми. Хәрби комиссариат хәрби хезмәткә барырга тиешле егеткә чакыруны үз кулына бирә алмаган икән, моны полиция хезмәткәрләре эшли, алар хәрби комиссариатлардан качып йөрүчеләрне эзләүдә ярдәм итүне сораган исемлекләр ала.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның 25 ноябрендә чакырылыш мәсьәләләре буенча “кайнар элемтә” була. Телефоннар: (843)236-40-17, 236-40-62, 236-89-15.