Мамадыш муниципаль районына бүгенге сәфәре барышында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил республиканың Хәрби комиссары белән берлектә “Хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокуклары” дигән темага “Хокукый белемнәр мәктәбе” дәресен үткәрделәр.
Чарада Әгерҗе, Алабуга, Түбән Кама, Мамадыш, Менделеев муниципаль районнарыннан 250 егет һәм аларның әти-әниләре катнашты. Армиягә баручылар алдында 2015 елда запаска җибәрелгән ике хәрби хезмәткәр чыгыш ясады.
Татарстан омбудсманының хәрби хезмәткә чакырылучылар хокукларын яклау буенча, чакырылыш буенча хәрби хезмәт үтүче хәрби хезмәткәрләрнең шикаятьләрен исәпкә алу буенча эше, шулай ук Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең аларны хезмәт итү урыннарына озата баруы хакында Сәрия Сабурская сөйләде. Ул шулай ук повестка-чакыру алу, медицина тикшеренүе үтү, мәгариф учреждениеләрендә укыганда чакырылыштан кичектереп торылу, альтернатив гражданлык хезмәте үтү мөмкинлеге кебек мөһим моментларга тукталды.