Бүген, 30 октябрьдә, “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына кергән гаризаларны карауга контрольлек итү барышында Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы башкарма комитетында зона киңәшмәсе узды.
Киңәшмәдә Яр Чаллы, Әгерҗе, Алабуга, Мамадыш, Менделеев, Түбән Кама, Тукай муниципаль районнары башкарма комитетлары рәисләре катнашты. Аны системаның баш модераторы – Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская үткәрде.
Киңәшмәдә системага әлеге районнар буенча кергән, Вәкилнең аларны карау вакытына кагылышлы кисәтүе булган конкрет гаризалар тикшерелде.
Киңәшмәдә Яр Чаллы һәм Түбән Кама башкарма комитетларының 2012-2013 елларда ук кергән гаризаларны үтәү вакытын сузулары әйтелде. Шулай ук Тукай муниципаль районы буенча җаваплы башкаручыларга башкару дисциплинасына контрольне көчәйтергә, гаризаларны вакытында карарга, башкаруның төгәл вакытын билгеләргә кушылды. Шул ук вакытта баш модератор системага килгән гаризаларны вакытында караган Мамадыш һәм Алабуга муниципаль районнары башкарма комитетларының яхшы эшен билгеләп үтте.