Сәрия Сабурская Татарстан Республикасы Җыелу пунктында “Ачык ишекләр көне”ндә, шулай ук “Татарстанлыларның хәрби хезмәт итүенә контрольлек итү буенча Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил куллана торган чаралар” темасына багышланган брифингта катнашты.
Брифингта Татарстан Республикасы Хәрби комиссары Сергей Погодин, Казан гарнизоны Хәрби прокуроры Андрей Сысолятин, руханилар катнашты.
“Ачык ишекләр көне”ндә 95 кеше хезмәт итәргә китте. Алар Кемерово өлкәсендә, Мәскәү өлкәсендә һәм Краснодар, шулай ук Саблино, Новочеркасск шәһәрләрендә хезмәт итәчәк.
Брифингта быел армиягә алынган солдатларга биреләчәк яңа хәрби форманы күрсәттеләр. Ул һава-десант гаскәрләре өчен традицион зәңгәр төстә, Хәрби Диңгез флоты өчен кара, коры җир һәм башка төр гаскәрләр өчен яшел төстә булачак.
Татарстан омбудсманы Сәрия Сабурская үз чыгышында чакырылыш яшендәге егетләр белән үткәрелә торган эшләр, ягъни республиканың Хәрби комиссары белән берлектә үткәрелә торган “Хокукый белемнәр мәктәбе” дәресләре, егетләрне хезмәт итү урыннарына озата бару, яшәү шартларын өйрәнү максатыннан хәрби частьларда булу, хезмәт иткәндә кирәкле булган телефоннар язылган “хәрби хезмәткә чакырылучы” белешмәсе чыгару турында сөйләде.
(“Татар-информ” материалы буенча)
Prokazan.ru фотосы