Бүген, 29 октябрьдә, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең җаваплы кешесе Россия төзүчеләре профсоюзының Татарстандагы оешмасы башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Төзүчеләр берлеге һәм Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының эшче төркеменең уртак утырышында катнашты.
Утырышта 2015-2016 еллардагы көзге-кышкы чорга төзелеш тармагындагы эшкә предприятиеләр һәм оешмаларның әзерлеге буенча чаралар үтәлеше һәм 2016 елга бурычлар, Татарстан Республикасы төзелеш тармагында производство имгәнүләре торышы тикшерелде.Татарстан Республикасы Хезмәт дәүләт инспекциясе мәгълүматларына караганда, 2015 елның гыйнварыннан республикада 43 кешенең үлеменә юл куелган. (2014 елның шушы чорында - 48).