Расизм һәм футболда дискриминация белән көрәшү максатларында Кеше хокуклары буенча вәкилләр өчен семинар

2015 елның 28 октябре, чәршәмбе

 Бүген, 28 октябрьдә, Санкт-Петербургта 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты узачак Россия төбәкләрендәге Кеше хокуклары буенча вәкилләр өчен бер көнлек семинар уза.

 Чарада Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская катнаша. Семинарны  кеше хокуклары буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасының Югары комиссары идарәсе оештыра. Чараның максаты – расизм һәм дискриминация күренешләре белән көрәш күзлегеннән футболдагы хәлне анализлау, бу тискәре күренешләр белән көрәшү өчен нәтиҗәле чараларны  һәм чемпионат алдыннан  кеше хокукларын яклау буенча милли механизмнар ролен тикшерү. Әлеге тема элегрәк Женевада  Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкил Элла Памфилова белән кеше хокуклары буенча БМО Югары комиссары Зейд Раад әл Хөсәен һәм кеше хокуклары буенча БМО Югары комиссары идарәсенең дискриминациягә каршы бүлек җитәкчесе Юрий Бойченко  катнашында тикшерелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International