Бүген, 26 октябрьдә, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская гражданнарны кабул итте. 9 кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.
Барлык мөрәҗәгать иткән гражданнар телдән аңлатмалар алдылар, биш мөрәҗәгатьне Вәкил эшкә алды.
Татарстан омбудсманына нигездә торак шартларын яхшырту, торак алуга чиратны кабат яңартуга, милек бүлешүгә, эшкә урнашуга, социаль тәэминатка кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.
Катлаулы, җентекләп өйрәнүне сорый торган мәсьәләләр контрольгә алынды. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил мәсьәләләрне хәл итү буенча җентекле аңлатмалар һәм киңәшләр бирде.
Кеше хокуклары буенча вәкил гражданнарны атна саен алдан (843)236-41-80 телефоны (кабул итү бүлмәсе) аша язылу буенча кабул итә.