Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил агымдагы елның 9 сентябрендә Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкил Э.А.Памфилова мәгълүматы буенча Алабуга шәһәрендәге участок сайлау комиссияләрен тикшерде. Аңа өченче чакырылыш Алабуга шәһәр Советы депутатларын сайлауда алдан тавыш бирү үткәргәндә кирәкле кандидатларны төсле маркер белән билгеләүләре турында хәбәр килгән булган. Әлеге мәгълүматны кайбер электрон матбугат чаралары да таратты.
Районга барып территориаль күзәтү комиссиясе рәисе сораштырылды, җирле үзидарә органнарына кайбер кандидатлардан күзәтүчеләр катнашында ике территориаль комиссиянең участок вәкилләре белән әңгәмәләр үткәрелде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча Э.А.Памфиловага килгән хәбәр расланмады.