Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил бүген, 31 августта, Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсе 2 нче СИЗО да тотылучы тоткарлаган МГЕР активисты Эдуард Сәләхетдинов белән очрашу үткәрде. Эдуард Сәләхетдинов тикшерү эшләре үткәрүгә шикаять белдермәде, тоту шартлары һәм сәламәтлеге канәгатьләнерлек. Бинада температура түбән булганлыктан, камераның тәрәзәләрен ныгыту кирәклеге әйтелде, анда Э.Сәләхетдиновтан тыш тагын 5 кеше тотыла. Шулай ук тикшерү эшләренең күплеге аркасында гаепләнүченең СИЗОда душ керергә вакыты калмаган.
Әлеге кимчелекләрне Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил бетерү һәм тиешле тоту шартлары булдыру өчен 2 нче СИЗО җитәкчелегенә җиткерде. Вәкил биредә шулай ук җинаятьләр кылуда шикләнелгән һәм гаепләнгән хатын-кызлар тотылган камераларда да булды, ашханәне карады. Кимчелекләр юк.