ПОЗиС” ачык акционерлык җәмгыяте завод хезмәткәрләренең беренче сыйныфка баручы балалары өчен “Белем иленә хыяллар белән!” дигән корпоратив бәйрәм үткәрде. Быел предприятие 116 балага мәктәпкә әзерләнергә ярдәм итте. Компания ранецлар, канцелярия кирәк-яраклары бүләк итте, ата-аналарга матди ярдәм күрсәтте.Чарада Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил катнашып, балаларны яңа уку елы башлану белән котлады, укуда һәм җәмәгать тормышларында уңышлар теләде.
“Белем иленә хыяллар белән!” бәйрәме “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” республика хәйрия акциясе кысаларында 2007 елдан бирле үткәрелә. ПОЗиС бу программаның актив катнашучысы булып тора.