Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил хезмәт законнарын бозуларны бетерү турында “Казан металл әйберләре заводы” ябык акционерлык җәмгыяте генераль директорына үз карарын җибәрде.
20 августта Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең җаваплы кешесе граждан А. мөрәҗәгате буенча “Казан металл әйберләре заводы” ЯАҖ барып, күчмә тикшерү үткәрде. Граждан Вәкилгә файдаланылмаган ял өчен компенсация түләмәүләре һәм эш буенча белешмәләр бирмәүләре турында шикаять бирде. Тикшерү нәтиҗәсендә, Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 116, 119, 127 нче маддәләрен бозып, гариза бирүчегә еллык өстәмә түләнә торган ялның файдаланылмый калган 23 көне өчен компенсация түләмәүләре ачыкланды, бу хакта исәп-хисап документлары һәм яллар бирү турында боерыклар дәлилли.
“Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил турында” Татарстан Республикасының 95 нче 2000 ел 3 март Законының 20 нче маддәсенә нигезләнеп, Татарстан омбудсманы эш бирүчегә граждан А.га еллык өстәмә түләнә торган ялның файдаланылмый калган 23 көне өчен исәп-хисап ясарга тәкъдим итте.