Чемпионат бүген, 25 августта, тантаналы төстә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясендә төгәлләнде.
Чемпионатта Россиянең 71 субъектыннан вәкилләр, шулай ук Абхазия, Беларусь, Бельгия, Польша, Словения һәм Финляндиядән – 150 гә якын кунак катнашты. Ярышта катнашучыларның 20 процентын бистә, авыллардан килүчеләр тәшкил итте. Ненец автоном округыннан (Нарьян-Мар шәһәре) 79 яшьлек Раиса Палкина һәм Кабардино-Балкариядән (Ново-Хамидие авылы) 76 яшьлек Мусарбий Дацирхоев чемпионатның иң өлкән катнашучылары дип табылды. Татарстан данын чемпионатта Чаллыдан Зоя Гаус һәм Казаннан Сергей Мезенцев яклады.