Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил торак законнарын бозуларны бетерү турында үз юлламасын җибәрде.
Агымдагы елның 17 августында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең җаваплы кешесе Казан шәһәренең Р.Зорге, 88 нче йортында яшәүченең торак бинасында су булмау турындагы шикаяте буенча урынга барып тикшерү үткәрде.
Күчмә тикшерү нәтиҗәсендә шул ачыкланды.
Шикаять бирүченең торагы муниципаль торак бинасы булып тора. Кухняда кайнар һәм салкын су юк, торбаларга томалагычлар куелган. Юыну бүлмәсендә кайнар су бар, салкын су юк, су торбалары тузган, алыштыруны таләп итә.
Торак бинада су булмау нәтиҗәсендә гариза бирүченең яшәү өчен санитар шартлары бозылган, санитар-техник җиһазлар төзек түгел. Торак бинада начар шартлар аркасында капиталь ремонт таләп ителә.
Муниципаль торак бинасында су белән тәэмин итү булмау аркасында Россия Федерациясе Торак кодексының 65 нче маддәсе таләпләре, “Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары турында” Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь комплексы буенча дәүләт комитетының 2003 ел 27 сентябрь карарының 5 бүлеге таләпләре бозылган, дип саныйбыз.
Вәкил юлламасында “Идел буе районы ТКХ” идарәче компаниясе директорына гариза бирүченең торагында кайнар һәм салкын бирүне тәэмин итәргә, үтәлеш хакында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилгә җиткерергә тәкъдим ителде.