Кеше хокуклары буенча вәкил иректән мәхрүм итү урыннарында “Хокукый ярдәм көне” үткәрә

2015 елның 21 августы, җомга

 Агымдагы елның 20 августында Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсенең  19 нчы төзәтү колониясендә  “Хокукый ярдәм көне” үтте.

 “Хокукый ярдәм көне” кысаларында  19 нчы төзәтү колониясеннән 61 хөкем ителүче  консультацияләр алды. Аны Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил  Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белән берлектә үткәрде.

  Әлеге чара  халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү, шулай ук  Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе  төзәтү учреждениеләрендә тотылучы  затларны хокукый агарту максатыннан оештырыла.

  Белгечләр  билгеләнгән җәзадан риза булмаган  хөкем ителгәннәрнең сорауларын тикшерделәр, хокукый актларны судка бирү нечкәлекләре турында, пенсия һәм башка социаль түләүләр тәртибе, инвалидлык билгеләү тәртибе турында аңлаттылар, хөкем ителгәннәргә медицина ярдәме күрсәтүне тикшерделәр. Ятимнәр исәбенә керүчеләрдән күп сораулар булды, аларны  торак  белән тәэмин итү,эшкә урнашу кызыксындырды. 

  Ведомстволар белән килешенеп, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил  иректән мәхрүм итү урыннарында “Хокукый ярдәм көне”н  Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белән берлектә, ай саен республиканың төрле төзәтү  учреждениеләрендә  үткәрәчәк, бу, иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза үтәүче  кешеләргә  дәүләт һәм җәмәгать оешмалары һәм ведомстволары  ягыннан грамоталы һәм квалификацияле ярдәм алырга мөмкинлек бирәчәк.

  Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның 5 августында “Хокукый ярдәм көне” Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсенең 5 нче төзәтү колониясендә үтте, анда 72 хөкем ителүче белгечләрдән  консультацияләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International