20 августта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе республиканың территориаль сайлау комиссияләре белән киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская катнашты.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин ачты. Ул коллегалары игътибарын бердәм тавыш бирү көненә әзерлекнең ахыргы этабында торган бурычларга юнәлтте, сайлаучылар исемлекләренә төгәллек кертү, сайлаучыларга бердәм тавыш бирү көне турында өстәмә мәгълүмат бирү, алдан тавыш бирү мөмкинлекләре турында сайлау комиссияләре эшен аерым ассызыклады.
Киңәшмә барышында аерым игътибар физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның сайлау хокукларын һәм сайлау комиссияләренең мәгълүмат чаралары белән бергәләп эшләвен тәэмин итү мәсьәләләренә бирелде.
Гражданнарның сайлау хокукларын тәэмин итү темасы Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская чыгышында да күтәрелде. Ул, аерым алганда, республиканың сайлау комиссияләре игътибарын тавыш бирү биналарын инвалидлар өчен өстәмә җайланмалар белән җиһазландыру, аз хәрәкәтләнүче кешеләрнең сайлау участокларына килүен оештыру мәсьәләләренә юнәлтте. “Инвалидларның сайлау участокларына килеп тавыш бирүе аларның тормышына уңай тәэсир ясый һәм актив җәмәгать тормышы өчен әйбәт этәргеч булып тора,”– дип ассызыклады Вәкил.