Бүген, 2015 елның 18 августында, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратында видеоэлемтә режимында Кеше хокуклары буенча вәкил шәхси кабул итү үткәрде.
Вәкилгә җәмәгатьчелек ярдәмчеләре булышлыгында Аксубай, Кукмара муниципаль районнарыннан, Яшел Үзән һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән гражданнар мөрәҗәгать итте.
Кабул итү кысаларында 5 мөрәҗәгать керде, гражданнарны борчыган барлык сораулар буенча телдән аңлатмалар бирелде. Әйтик, Вәкилгә торак белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча күп балалы ике ана мөрәҗәгать итте, кабул итү нәтиҗәләре буенча алга таба эшләү өчен язмача мөрәҗәгатьләр җибәрергә тәкъдим ителде. Моннан тыш, Россия гражданлыгы алу, Олы Кукмарада газ кертү, йортка зур салым уңаеннан мөрәҗәгать иттеләр. Аксубай районы кешесенә гражданлык бирмәү мәсьәләсе буенча,эшне урынга чыгып тикшерү турында күрсәтмә бирелде.
Кабул итү нәтиҗәләре буенча ике мөрәҗәгать эшкә алынды, калганнарга Вәкил адресына язмача мөрәҗәгатьләр җибәрергә тәкъдим ителде.