Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская Татарстан эшлекле хатын-кызларының III форумында катнашты.
Форум 17 августта «Казан» Халыкара ат-спорт комплексында узды. Анда 200 гә якын кеше катнашты, алар арасында хатын-кыз-лидерлар, бизнесның төрле өлкәләрендә эшләүче компанияләр хуҗалары, топ-менеджерлар, барлык дәрәҗәдәге депутат хатын-кызлар, дәүләт хакимияте органнары, фирмалар, фондлар һәм җәмәгать оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Форум «Татарстан Республикасы икътисадый һәм социомәдәни үсешендә хатын-кызның активлыгы һәм аның роле» дигән темага үтте.
Форумда катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан Республикасының туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары, «ТР эшлекле хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый оешмасы президенты Лиана Сәетова сәламләде.
Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миннеханов, Дәүләт Советы исеменнән форумда катнашучыларны Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова котлады.Ул бүген хатын-кызларның җәмгыять үсешендә зур роль уйнавын билгеләп үтте. “Хәзерге вакытта тынычлык сөюче сыйфатлары кирәк, һәм беренче чиратта хатын-кыздан шуны көтәләр дә. Безнең чикләр янындагы вакыйгалар яхшылап фикерләүне, тынычлык сөюче позициясен таләп итә”, диде Р.Ратникова.
Аннан форум өч секциядә эшен дәвам итте. “Социаль интеграциядә Татарстан хатын-кызларының эшмәкәрлек башлангычларын яклау” секциясенең модераторы Сәрия Сабурская булды.
Форум кысаларында авыр хәлдә калган балалар өчен хәйрия бәйрәме узды. Алар өчен концерт, интерактив күңел ачу мәйданчыклары, атларда һәм җигүле арбаларда йөрү оештырылды. Бәйрәм ахырында һәр балага тәмле бүләкләр һәм беренче класс укучысы җыелмасы тапшырылды.
Шулай ук “Хатын-кыз куллары” заманча татар сәнгате” күргәзмәсе эшләде. Анда сәнгать һәм ювелир әйберләре, чигелгән баш киемнәре, керамика һәм фарфордан савыт-саба, кулдан эшләнгән курчаклар, шамаилләр тәкъдим ителде.
( “Татар-информ” материаллары буенча)