«Социаль лифтлар» буенча комиссия

2015 елның 14 августы, җомга

  Бүген  14 августта, Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсенең 19 нчы төзәтү колониясендә, «социаль лифтлар» буенча чираттагы комиссия утырышы узды, анда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең җаваплы кешесе катнашты. Комиссия әгъзалары  хөкем ителгәннәрнең 21 юлламасын карады, шулардан 13е вакытыннан алда шартлы рәвештә азат ителү турында. Болардан җидесе комиссиянең уңай тәкъдимнәре белән судка тәкъдим ителде. Ике хөкем ителүче комиссия карары белән гомуми шартларда тотылудан җиңелрәк шартлардагы бүлмәгә күчерелде. 4 мөрәҗәгать итүчедән берсе җәза үтәү өчен колония-поселениегә күчерелде. Калганнарның гаризалары   хезмәткә начар мөнәсәбәтләре һәм колониядәге режимны сакламаулары аркасында кире кагылды.

  Исегезгә төшерәбез,  «социаль лифтлар» җәза үтәү шартларын, төзәтү учреждениесе төрен үзгәртүне, каты  җәзаны җиңелрәк төргә алыштыруны, аерым критерийлар ярдәмендә хөкем ителгәннәрнең тәртибенә карап, төзәтү учреждениесенең комиссиясе бәяләмәсе белән шарты рәвештә вакытыннан алда азат ителүне күздә тота.

 «Социаль лифтлар»ның төп бурычы – хөкем ителгән кешене законнарны үтәп яшәүгә чакыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International