Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Әстерхан өлкәсе хәрби частьларында булды

2015 елның 3 июле, җомга

Агымдагы елның 1 июлендә Сәрия Сабурская  Әстерхан өлкәсендә урнашкан 03007 нче һәм 15197 нче частьларда булды. Вәкил  хәрби хезмәткәрләрнең яшәеше белән танышты, ашханә, уку сыйныфларын, спорт залларын карады.

  Сәрия Сабурская гадәттәгечә  Татарстан Республикасыннан  чакырылган хәрби хезмәткәрләр белән очрашты, егетләр  Вәкилгә үзләренең армиядәге хезмәтләре турында сөйли һәм үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алды. 03007 нче частендә вәкил 9 хезмәткәр белән очрашты, ә Каспий флотилиясенең Офицерлар йортында  63895, 40140, 98601, 15197, 77168  нче частьларында хезмәт итүче 24 хәрби белән очрашты. Егетләрнең хезмәттән канәгать булулары  ачыкланды, хәрби частьларда  аларның үзара һәм офицерлар белән мөнәсәбәте яхшы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International