Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчеләре үз муниципаль районнарында актив эш алып баралар.
Мәсәлән, вәкилнең Аксубай муниципаль районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе Рузилә Бәширова хисап чорында 15 гражданны кабул итте, шуларның 11енә кабул итү барышында конкрет аңлатмалар һәм киңәшләр бирелде, берничә мөрәҗәгать җәмәгатьчелек ярдәмчесе контролендә кала. Аксубайлыларны нигездә торак һәм социаль мәсьәләләр борчый.
Җәмәгатьчелек ярдәмчесе ТР Эчке эшләр министрлыгының эчке эшләр бүлеге мәҗбүри тоту урыннарында кеше хокукларын күзәтү, тоту шартларын тикшерү буенча район прокуратурасы вәкилләре белән берлектә эшне, гражданнарны хокукый агарту эшен дәвам итә. Аксубай районының ЗАГС бүлеге белән бергә яшь парлар өчен “Гаилә тормышы нигезләре” курсы буенча дәрес үткәрелде. Хәрби хезмәткә чакырылучыларны хокукый агарту буенча эш бара, моннан тыш, җәмәгатьчелек ярдәмчесе район чакырылыш комиссияләре утырышларында актив катнаша. Хисап чорында шикаятьләр кермәде.