Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең һәм Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының хәрби командаларны хәрби хезмәт узу урыннарына озату, Россия Кораллы Көчләрендә хәрби хезмәт узучы Татарстан егетләренең яшәү, көнкүреш шартларын тикшерү максатыннан хәрби частьларга баруы дәвам итә.
Быелгы язгы чакырылыш чорында 29 июньдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең Чүпрәле районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе Айрат Насыйбуллин Татарстан егетләрен, аларны хезмәт итү урыннарына – Ульяновск өлкәсендәге 42731 нче частька озата барды.
Килүгә хәрби хезмәткә чакырылучылар казармалар урнаштырылды һәм беренчел медицина тикшеренүе һәм психологик тест узу өчен медпунктка җибәрелде.
Җәмәгатьчелек ярдәмчесе монда хәрби хезмәт узучы Татарстан егетләре белән очрашты, алардан шикаять кермәде. Татарстаннан чакырылган егетләргә командованиенең зары юк.