Бүген 1 июльдә “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән белдерүләрне карау барышын контрольдә тотуны тормышка ашыру максатында Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы башкарма комитетында күчмә киңәшмә булды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы башлыгы урынбасары, башкарма комитет җитәкчесе, “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасында җаваплы башкаручылар катнашты.
Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы буенча системага “Планлаштырылган” статусы белән килгән гаризалар каралды.