«Жар-Свежар» пекарнясын тикшерү

2015 елның 29 июне, дүшәмбе

Яшел Үзән шәһәренең Ленин урамы 32 нче йортында яшәүчеләр мөрәҗәгате буенча Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең җаваплы кешесе, кулланучылар хокукларын  яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсенең  Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы районнардагы территориаль бүлеге, Яшел Үзән муниципаль районының башкарма комитеты  белән берлектә,  агымдагы елның 26 июнендә  «Жар-Свежар» пекарнясы эшләү аркасында яшәү шартлары канәгатьләнмәслек  булу сәбәпле, «Бэйкери» ширкәтенә карата  бергәләп урынга чыгып тикшерү үткәрде.

 Пекарня  бинасын карау һәм тавыш, вибрация, температура режимын үлчәү нәтиҗәсендә «Бэйкери» ширкәтенең  торак һәм җәмәгать биналарыннан файдалануга карата булган  санитар-эпидемиология таләпләрен бозуы ачыкланды.

 Тикшерү нәтиҗәләре буенча шулай ук  пекарня хезмәткәрләренең эш урыннарында югары температура режимы булуы ачыкланды, бу уңайдан Татарстан Республикасында  Кеше хокуклары буенча вәкил  тарафыннан  хезмәтне саклау таләпләрен бозуга юл куймау буенча чаралар күреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International