Агымдагы елның 26 июнендә Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстандагы идарәсенең Координацион Советы узды, анда Татарстан омбудсманы Сәрия Сабурская катнашты.
Советта Татарстан Республикасы законнарын камилләштерү, проблемалар һәм аларны хәл итү юллары, шулай ук хөкем ителгәннәрнең вакытыннан алда шартлы рәвештә азат ителүгә хокукларын тормышка ашыру мәсьәләләре, каты авырулар белән җәфаланучы хөкем ителгәннәрне җәзадан азат итү проблемалары тикшерелде.