Июньдә Вәкил Аппаратында Мирный бистәсендә яшәүчеләргә транспорт хезмәте күрсәтүгә булышлык итү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Анда Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Казан шәһәренең башкарма комитеты вәкилләре, бистәдә яшәүчеләрнең инициатив төркеме катнашты.
Тикшерү нәтиҗәсендә шул ачыкланды: бу автобус маршрутларында файдаланыла торган күчмә состав саны Мирный бистәсендә яшәүчеләрнең транспортка ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен җитәрлек. Шуңа күрә өстәмә маршрутлар ачу таләп ителми.