Сезне бөек бәйрәм – Җиңү көне белән котларга рөхсәт итегез!
Совет халкының Бөек Җиңүенә 70 ел узды, ә хәтер кешеләрнең йөрәкләрендә яшәвен дәвам итә. 9 май – безнең өчен батырлык, намус, тугрылык, югары патриотизм, яшәү дәрте, рус солдатының фидакарьлеген дәлилләүче көн.
Җиңү көне барлык россиялеләрне тынычлыкта һәм иминлектә яшәүдә омтылуга берләштерә. Без ышанабыз: бөтен халык батырлыгына тирән хөрмәт безгә һәрвакыт алга куйган максатларга ирешергә мөмкинлек бирер.
Сезгә бәхет, саулык, тынычлык, туган илебез һәм Татарстаныбыз чәчәк атсын өчен кыю башлангычларыбызны тормышка ашыру өчен уңышлар телим.
Хөрмәт белән,
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
С.Х.Сабурская.