Яклау “һөҗүм итә” (“Российская газета” 6 май, 2015 ел)

2015 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

  Дәүләт Думасына  түрәләрне адвокат сорауларына җавап бирмәгән өчен җәзага тарту турында законпроекты керде. Мондый чара  яклаучыларга  гаепләүчеләр белән  тигез шартларда көрәшү мөмкинлеге бирер дип фаразлана.  Бу очракта адвокатларның  гражданнарның гаепсезлеген раслау буенча дәлилләр җыюда  аерым мөмкинлекләре барлыкка килә.

  Формаль төстә  гаепләүчеләр  һәм яклаучылар бүген дә тигез, әмма эштә яклаучы һөҗүм итүчегә караганда көчсезрәк. Шуңа күрә кайвакыт прокурор сөйләгәндә  адвокат бернәрсә дә  каршы куя алмый: прокурорның досьесе  күпкә тулырак була. Үз проектын  Дәүләт Думасына кертер алдыннан сенатор адвокатларга дөреслекне эзләү җиңелме икәнен белү өчен,  кечкенә генә  тикшерү үткәргән. Нәтиҗә җиңел түгел икәнен күрсәткән.

    Шуның белән бергә, көчле яклаучы  җинаятьчеләр  төрмәдән качу өчен кирәк түгел. Кеше чынлап та гаепле икән, гаепләүче һәм тикшерүче үз эшләрен белә, мондый чакта җәза котылгысыз. Һәрхәлдә шулай булырга тиеш. Ләкин  үзвакытында алынган  белешмәләр  еш кына  гаепсез кешене төрмәдән саклап кала ала.

    Бик күп кенә алга киткән илләрдә, мәсәлән, АКШта, Бөекбританиядә, Франциядә  адвокатлар  дәлилләр җыю, шул исәптән  үз адвокат тикшерүе үткәрү буенча киң хокукларга ия. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International