Сәрия Сабурская “Татарстанның өлкән яшьтәге кешесенең социаль портреты” ачык республика бәйгесендә катнашучыларны һәм ветераннарны котлады. Чара Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында узды.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан Россия Федерациясенең “Пенсионерлар берлеге” Татарстан төбәкара бүлеге һәм Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан бүлеге белән берлектә 29 апрельдә “Татарстанның өлкән яшьтәге кешесенең социаль портреты” ачык республика бәйгесенә йомгак ясадылар.
Бәйгенең максаты: совет халкының фронттагы һәм тылдагы батырлыгын күрсәтү, аның бөек батырлыгы турындагы хатирәләрне саклау.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская бәйгедә катнашучыларны котлап, рус халкының Бөек Җиңүе турындагы хатирәләрнең кешеләрнең һәрвакыт йөрәкләрендә яшәячәген, ватандашларыбыз кылган батырлыкның безгә якты, тыныч тормышта яшәү мөмкинлеге бирүен, киләчәккә ышаныч белән карау мөмкинлеге бирүен ассызыклады.