Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Татарстан Республикасы Хәрби комиссары белән берлектә 2015 елның язгы чакырылыш кампаниясе чорында халыкны хокукый агарту кысаларында уртак чаралар оештыру практикасын дәвам итәләр.
23 апрельдә Кукмара бистәсендә Әтнә, Биектау, Арча, Саба, Балтач, Кукмара, Питрәч, Теләче муниципаль районнарыннан килгән егетләр катнашында “Хәрби хезмәткә алучыларның хокуклары” темасына “Хокукый белемнәр мәктәбе” дәресе узды.
Быел яз хәрби хезмәткә чакырылачак егетләр хәрби хезмәт үтү нечкәлекләре, хокуклары бозылган очракта үз хокукларын яклау турында лекцияләр тыңладылар.