Президентның кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итү булды

2015 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

   Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил  Сәрия Сабурская,  23 апрельдә 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр,  гражданнарны кабул итте.

   Кабул итү барышында 7, шул исәптән 5 язмача мөрәҗәгать керде.

   Гражданнарны  җир, торак, социаль тәэминат, эшкә урнашу мәсьәләләре  кызыксындырды. Мөрәҗәгать итүчеләргә барлык  сораулар буенча  аңлатмалар һәм кирәкле консультацияләр бирелде. Колагы начар ишетүче инвалидларны реабилитацияләү буенча гариза биргән кеше соравы  омбудсман  тарафыннан урынга чыгып тикшерү өчен эшкә алынды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International