“Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән гаризаларны үтәү мәсьәләсе буенча зона эшче киңәшмәсе

2015 елның 22 апреле, чәршәмбе

2015 елның 22 апрелендә Кукмара бистәсендә  Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Кукмара, Питрәч, Саба, Теләче муниципаль районнары җитәкчеләре һәм җаваплы башкаручылары катнашында  зона эшче киңәшмәсе узды.

    Киңәшмәдә  “Халык контроле” системасына гражданнар килгән “Планлаштырылган”  статуслы  гаризаларны  үтәү мәсьәләсе каралды. Югары  күрсәтелгән районнар буенча “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына  килгән гаризаларның төп өлеше –  юлларны төзү һәм төзекләндерүгә кагыла. Һәр гаризаны  карау барышында  башкаручыларга  гражданнарның гаризаларын карау вакытын бозуга юл куймаска  киңәш ителде, “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына  эшләнгән эш турында  үзвакытында фотохисап биреп бару һәм аңлатмалар урнаштыру кирәклеге әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International